Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кырлардан хәбәрләр

«Алмазагротрейд» холдингында суктырылган көзге бодай тулысынча 3 класс таләпләренә җавап бирә

Көннәрнең яңгырга китүе менә-менә уракка төшәргә торганда игенчеләрне генә түгел, авылда яшәүчеләрнең һәммәсен борчый. Аз гына күк йөзе ачылуга комбайннар кырларга ашыга. «Алмазагротрейд» холдингының баш агрономы Радик Солтанов беренче уңышның сыйфатыннан канәгать. «Елына күрә көзге бодайның чыгышы да начар түгел, гектарыннан 35 центнер», ди тәҗрибәле җир белгече.

"Алмазагротрейд" холдингы игенчеләре бүген Сабантуйдагы чабышкы атларны хәтерләтә. 

Агрохолдингның "Чәчер" хуҗалыгы бүлекчәсендә көзге бодай культурасын урып-җыю бара. Кыр кораблары бер-берсе артыннан тезелеп игеннәрне суктыра. Барысы 9 комбайн аерым бер заводны хәтерләтә, бункерлары тулуга һәркайсының янына йөк машиналары килеп җитә. Гәрәбәдәй бөртекләр кояш нурларында җемелдәп елга кебек арбаларга ага.

Көзге бодай диңгезенә карап сокланмыйча мөмкин түгел- эре бөртекләрен бер сабакка тәртипле туплаган кыл мыеклы бодайларны бергә җыеп күргәзмәгә куймалы. Югары сортлы, безнең табигать шартларына уңайлашкан орлыкларны күз карасыдай тәрбияләп үстергәннәр. Басуларда бер чүп үләне әсәре дә юк.

"Алмазагротрейд" холдингының баш агрономы Радик Солтанов беренче уңышның сыйфатыннан канәгать икәнлеген яшерми. 

Суктырылган бодай тулысынча 3 класс таләпләренә җавап бирә. Елына күрә көзге бодайның чыгышы да начар түгел, гектарыннан 35 центнер,-  ди тәҗрибәле җир белгече.   

"Алмазагротрейд" холдингында орлыкларны яңартуга зур игътибар бирелә. Моның өчен фәнни-тикшеренү институтлары белән килешүләр төзелгән. Үзләрендә игелгән бөртекләрне дә орлыкка саклауга куялар. Мәсәлән, «Чәчер» бүлекчәсендәге кырларыннан җыеп алган икмәк Чат бүлекчәсе амбарларына кайтуга, киләсе ел уңышына дигән бөртекләр аерып алына һәм «рукав»ка салына. 

Холдингның чәчүлек мәйданнары 22 мең гектарны тәшкил итә. Шуның 4 мең гектарында көзге культуралар игелә. Комбайннар турыдан суктырып алуга, алдагы ел уңышы өчен нигез салына, басуларга җир эшкәртү техникалары керә. Менә шулай "Алмазагротрейд" кырларында урып-җыю эшләре матур гына системалы рәвештә оешып китте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев