Актаныш

Актаныш районы

16+
Кырлардан хәбәрләр

«Әнәк»тә яңа техника, яңа орлык — мул уңышка ныклы нигез

«Әнәк» агрофирмасы директоры Фаил Газетдинов — алга карап эш итүче, заман сулышын тирән тоеп, эшне дөрес оештыра белүче җитәкче. Язгы чәчү кебек җаваплы чорда ул һәрвакыт кырларда, эш барышын шәхсән үзе күзәтеп, механизаторларның хезмәт шартлары белән кызыксынып тора.

 

Бүген дә ул Түке авылы янындагы «Глава» басуына килеп, көнбагыш чәчүне карады. Басуда эш кайный — техника гөрли, игенчеләр тырыш хезмәт куя.

— Көннәр матур торганда инде берничә көн тулы көчкә эшлибез. Бүгенге көндә 6 агрегат Актаныш районында, 2 агрегат Минзәлә районында, 1 агрегат Тукай районында эшли. Хәзер рапс, көнбагыш, арпа чәчәбез — иң беренче культуралар шулар, — дип билгеләп үтте җитәкче.

Аның сүзләренчә, кырлар чәчүгә әзер, эшләр оешкан төстә бара. Язның уңай килүе дә игенчеләргә өмет өсти.

— Җирләр әзер, эшләр яхшы бара. Яз матур килә, Алла боерса, яхшы уңышларга өметләнәбез, — ди Фаил Газетдинов.

Әлеге басуда быел көнбагыш чәчелә. Моның өчен агрофирмага яңа заманча техника — «Amazon Precea 12000» чәчкече кайтарылган. Фаил Фәнис улы әйтүенә караганда, Германия һәм Россия компанияләре берләшеп ясаган техника республикада әле бердәнбер. «Amazon Precea 12000» чәчкече рәт аралары эшкәртелә торган культуралар — көнбагыш һәм кукуруз өчен махсус сатып алынган.

— Бу чәчкечне быел гына кертеп җибәрдек. Агро-«Амазон» аша ташлама белән алдык. Көнбагышны да, кукурузаны да шушы техника белән чәчәргә ниятлибез. Чөнки безнең терлекчелек тармагы бар, сыйфатлы азык кирәк, — дип аңлатты директор.

Быел хуҗалыкта чәчелә торган көнбагыш сортларының күпчелеге — илебездә җитештерелгән орлыклар. Әйтик, әлеге басуда «Амиди» сорты чәчелә.

Яңа техника кертү — җитештерүне нәтиҗәлерәк итүгә юнәлдерелгән адым. Элек «рәт аралары эшкәртелә торган культуралар өчен чәчкечләр җитмәү проблемасы булса, хәзер ул хәл ителгән.

— Хәзер инде бездә тиз йөрешле, куәтле чәчкеч бар. Ике сменада эшлибез, — ди җитәкче.

Заманча техника белән эшләү өчен, әлбәттә, тәҗрибәле кадрлар кирәк. Бу мәсьәләгә дә агрофирмада зур игътибар бирелә.

— Бүгенге техникалар катлаулы кебек тоелса да, өйрәнергә мөмкин. Электрон ярдәмчеләр күп. Әмма тәҗрибә бик мөһим. Бездә үзебезнең сыналган, тәҗрибәле механизаторлар эшли. Шушы иң ышанычлы белгечләрне заманча чәчкечләргә утыртабыз, — дип ассызыклады Фаил Газетдинов.

«Әнәк» агрофирмасында язгы чәчү — төгәллек, оешканлык һәм заманча караш белән алып барыла. Бу исә киләчәк уңышка ныклы нигез сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев