Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кырлардан хәбәрләр

Уңганнарга- акчалата бүләк!

Районыбыз хуҗалыклары озакламый урып-җыюга керешәчәк. Бер комбайнчыга уртача 400 гектар мәйданнан игеннәрне җыеп алырга туры килә. Кайбер хуҗалыкларда бу сан 600-700 гектар. Шундый зур күләмдә эш башкарып чыгу өчен, әлбәттә, техниканың гөрләп эшләп торуы кирәк.

Шөкер, механизаторларыбыз кыр техникаларын барлык таләпләрне төгәл үтәп әзерләгәннәр. Комбайннар парадына алып килеп бер рәткә тезеп куелган дәү-дәү комбайннар шуны раслый. Алтын куллы механизаторларга район башлыгы Ленар Зарипов олы рәхмәтен белдерде, исән- имин, куркынычсызлык  шартларын саклап олы хезмәт куеп үстергән игеннәрне җыеп алуларын теләде. 

Комбайннар парадының икенче зонасында "Ташкын" хуҗалыгыннан Ирек Шәкүров, Байрас Әмируллин, "Алга" хуҗалыгыннан Салават Мингазов, Альберт Әгълиев игеннәрне җыеп алуга җаваплы караганнар. Кыр батырларыбыз Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов кулыннан акчалата премияләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев