Актаныш технология техникумында корбан ашы мәҗлесе узды
Бүген Актаныш технология техникумында корбан ашы мәҗлесе узды.
Корбан мәҗлесенә авылдашларыбыз матур итеп киенеп, яхшы кәеф белән килгән иде. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов дини бәйрәмебез белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Күркәм, мул итеп 100 кешегә әзерләнгән табынга берничә райондашыбыз исеменнән чалынган сыер малы ите чыгарылды. Район мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләде, Коръән сүрәләре укыды, кунаклар бергәләшеп догалар кылдылар. Аллаһ ризалыгы өчен Корбан чалып мәҗлес үткәрүчеләргә изге теләкләр әйтеп, тормышларында исәнлек, малларын бәрәкәт, йортларына иминлек, гаиләләренә тынычлык, тигезлек теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев