Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Актанышта Корбан гаете

Авыл халкы өчен Корбан гаете күркәм, көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе ул.

"Җәмигъ" мәчетенә мөселман кардәшләребез иртәнге сәгать биштә үк намазга җыелды. Гадәттәгечә, быел да гаеткә килүчеләр күп иде, читтән кайтучы якташларыбыз да байтак булды.

Район мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин вәгазьләр сөйләде, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм котлауларын җиткерде.Ислам диненең биш нигезен искәртеп үтте, корбан чалуның килеп чыгышы, тәртибе белән таныштырды.

Район башлыгы Ленар Зарипов дин кардәшләребезне бәйрәм белән котлады.

Корбан гает намазы укылганнан соң, беренче, икенче, өченче көннәрдә чалына. Бүген Актанышта корбан чалдыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. "Сугаз" оешмасы ихатасы артында өскормалар ясап куелган иде. Корбанлык хайваннарны чалуны дини һәм этик шартларны төгәл үтәп ветеринария белгечләре башкара. 

Корбан итләре күп балалы гаиләләргә, ялгызларга, мохтаҗларга таратылачак.  Күмәк аш мәҗлесләре дә оештыру күздә тотыла. Корбан чалдырган кардәшләребезнең изге ниятләре Ходай Тәгалә тарафыннан кабул булсын иде.

Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе өлкәннәрне хөрмәт итәргә, якыннарыбызның хәлен белергә, дус-тату яшәргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә өйрәтә.

Айнур Гыймадиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев