Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Мин намаз укырга яратам: Районыбызның 80 укучысы бүген бәйгедә катнаша (фотолар)

Бүген районыбызда бик матур бәйрәм- Актанышның Җәмигъ мәчетендә «Мин намаз укырга яратам» бәйгесе уза.

Бәйрәм диюебез юкка түгел, "Мин намаз укырга яратам" бәйгесе районыбыз мәчетләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен ел дәвамында үткәрелгән дини-мәгърифәт дәресләренә йомгак ясау, мөгаллимнәрнең һәм шәкертләрнең уңышларын барлый торган чара да булып тора ул.

Районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин "Мин намаз укырга яратам" бәйгесенә килүчеләргә котлауларын ирештергәннән соң балаларга уңышлар теләде. 

-Аллаһы Тәгалә барыгызга да тел ачкычлары биреп, намазларыгызны җиренә җиткереп укый белә торган ир-егетләр, кыз балалар булып үсеп җитәргә, милләтебезгә хезмәт итәргә язсын. Бу бәге белмәгәннәрегезне белеп, алдагы елларга тагы да яхшырак итеп әзерләнергә этәргеч бирсен. Җәйге каникулларыгызны матур итеп үткәрергә язсын. Сезне мәчет каршында эшләүче җәйге ял лагерьларына чакырабыз,- диде Руслан хәзрәт.

"Мин намаз укырга яратам" бәйгесендә мәктәпкәчә яшьтәге һәм 7-16 яшьлек малайлар һәм кызлар катнаша. Бәйгенең шартларына килгәндә, мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр һәм 7-9 яшьлек укучылар бәяләүче остазлар каршында ике рәкагатьле намаз укып күрсәтә.

Яшь зурайган саен шартлар да катлаулана, 10-12 яшьлек конкурсантлар фарыз намазның берсен укып күрсәтергә, Аятел-көрси һәм азан догасын белергә тиеш. 13-16 яшьлек балаларга шуңа өстәп конут догасын да белү өстәлә.

Малайларның намаз укый белүен Алабуга һәм Мамадыш районнарыннан килгән имамнар бәяли, ә кыз балаларның белемнәрен Актаныш районы мөслимәләр берлеге абыстайлары тикшерә.

Бәйге бик матур, дустанә шартларда уза. Катнашучылар арасында әби-бабаларына кунакка кайткан кардәшләребез дә бар. Мәсәлән, Чуракайга Әлмәттән җәйге каникулларга кайткан 10 яшьлек Азамат инде бәйгегә икенче тапкыр катнаша. Намаз укырга 4 яшьтән үк өйрәнә башлаган, әти-әнисе дә намаз ияләре. Ә Азаматка намаз серләрен остазы, Чуракай имамы Назыйм Шәехов төшендергән, бәйгегә дә алар бергәләп килгәннәр.

Менә шундый йөзләреннән нур балкып торган балаларга карап күңел сөенә. Иганәчеләребез дә киләчәк буыныбызның хак динебезгә тартылуына шатланып, горурланып, бүгенге бәйгедә катнашучыларның барысына да бүләкләр әзерләгәннәр. Җиңүчеләрне дә кыйммәтле призлар белән куандырачаклар. 

Ләйсән Газизова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев