Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Ураза тотучыларга киңәшләр

Ураза тоткан кешеләргә ничек тукланырга? Танылган диетолог-эндокринолог Ринат Галимов киңәшләрен тәкъдим итәбез. otuchylarga-kishlr

Сәхәрне су яки башка сыеклык эчүдән башларга кирәк. Күләме көндәлек норманың яртысын тәшкил итәргә тиеш, димәк 2-3 стакан. Эчәсегез килмәсә дә, эчәргә тырышыгыз, югыйсә көн дәвамында сусаудан интегәчәксез.
Итле ризыкны кичкә калдыру хәерле, ә менә сөт ризыклары һәм боткалар иң яхшы вариант.
Үсемлек аксымына һәм клетчаткага бай тәгамнәргә өстенлек бирегез. Мәсәлән, катыклы һәм кыярлы үзбәк ашы, яисә мюслины катык, кефир яки ряженка белән ашау файдалы булыр. 

Ураза вакытында төрледән-төрле боткалар татып карарга була.  Беренче урында - борай ярмасы. Аның составында бөтен Менделеев таблицасы бар диярлек.

Икенче урында - карабодай ярмасы.
Солы һәм бодай боткалары да файдалы.
Ә менә дөге, борчак һәм ясмыкны сирәгрәк ашарга кирәк.
Йомырканы атнага 2-3не ашарга була.
Ифтарны икегә бүлеп ашасагыз файдалы була. Авыз ачуга ук 1-2 стакан су эчеп куярга, азрак ризык ашарга ярый. Аннан соң 1-2 сәгать үткәч калган ризыкны ашарга. Монда ит, балык, ярма ашлары һәм боткалар булырга мөмкин.
Сарык итенә караганда сыер ите кулайрак. Уч төбе кадәр бер кисәк ит җитә. Балыкны кыздырган яки ысланган төрләреннән кала күпме ашыйсыгыз килә шуның кадәр ашарга була.
Шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимеш, чикләвекләр ашау файдалы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев