Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Хак динебез ислам: Ата-бабаларыбызның мирасыннан тайпылмыйк

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә районыбызның дин әһелләре белән хакимият вәкилләре очрашты.

Авыл җирлекләрендә дин әһелләре- мулла, имамнарыбыз авылларыбызның әдәп, әхлак, иман сагында торучыларыбыз. Кешене якты дөньяга аваз салгач, фатиха биреп, исем кушучы, догалар белән соңгы юлга озатучы имамнарыбызга халыкның рәхмәте чиксез, авылдашлар алдында абруйлары зур.

Бүген әлеге хөрмәтле затлар белән район башлыгының урынбасары Илшат Габдулхаев очрашты.  "Яшьлек" яшьләр үзәгендә узган сөйләшүдә Актаныш районының имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Актаныш районы полиция бүлеге җитәкчесе Марат Минһаҗев та катнашты.

Руслан хәзрәт дин әһелләренең соңгы елларда район халкы арасында алып барган тәрбия эшчәнлеге турында сөйләде, хак динебез- ата-бабаларыбыздан килгән хәнәфи мәзһәбенә нигезләнгән ислам дине буенча белем бирү, йолаларны үтәү кирәклеген ассызыклады. Илшат Илфат улы белән Марат Минһаҗев Руслан хәзрәтнең фикерләрен дәвам итеп, ислам диненең тынычлык, миһербанлы дин булуын искәрттеләр, районыбызда эскстремизм, терроризмга юл куймау буенча эшлекле тәкъдимнәрен җиткерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев