Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш кызы, җырчы Динара Акмалова «Татнефть» хәйрия фондының «Сандугач сайрар илем» фестивале стипендиаты

Актаныш кызы, җырчы Динара Акмалова «Татнефть» хәйрия фондының «Сандугач сайрар илем» ХХVl Региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале стипендиаты булды. Динараның әнисе сүзләренчә, ул бишектэн ук җырлый башлый. Аның беренче җыр укытучысы - әбисе була.

Динара үзенең профессиональ иҗат юлын Актанышның балалар сәнгать мәктәбендэ башлый. Аның музыкаль белем алуына Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мусин Джон Әхмәт улы бик зур өлеш кертә. Аның канаты астында 7 ел эчендә Динара күп тапкырлар республика һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты була.

2021 елдан башлап Динара үзенең сәнгать юлын Ф.З. Яруллинн исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә дәвам итә. Житэкчесе - Нургалиева Әлфия Нәсих кызы "Вокаль сәнгате" бүлек мөдире. Уку һәм конкурслар тормышы белән параллель рәвештә Динара "Әлмәт" милли-мәдәни үзәктэ "Яшьлек" халык ансамблендә эшли. 

2023 елның 1 апрелендә "Сандугач сайрар илем" фестиваленең бүләкләү һәм гала-концерты узды. Анда Динара стипендиат булу хөрмәтен яулады.

"Минем өчен бу зур дәрәҗә һәм шатлык, карьерамдагы бик мөһим адым. Стипендиат исеме тагын да күләм уңышлар өчен зур трамплин булыр дип ышанам."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев