Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш пианистларына Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Елена Панина мастер-класс күрсәтте

Балалар сәнгать мәктәбендә «Илһам остаханәсе» проекты бик уңышлы эшләп килә.

Проект кысаларында шушы көннәрдә балалар сәнгать мәктәбенә пианист, вокалист, композитор, импровизатор, Н. Г. Жиганов исемендәге консерватория каршындагы махсус музыка мәктәбе директоры урынбасары, Евразия композиторлар һәм музыка эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Бөтенроссия концертмейстерлар гильдиясе әгъзасы, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте лауреаты, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Елена Александровна Панина килде. 

Иҗади очрашу вакытында Елена Александровна Актаныш сәнгать мәктәбе укучыларына үзенең иҗади юлы турында сөйләде, фортепианода уйнау буенча мастер-класслар үткәрде һәм үзенең җыентыкларын тәкъдим итте. 

Елена Александровна үзенең тыгыз эш графигына һәм Казан белән Актаныш арасындагы ерак юлга карамастан, Актанышның классик музыка сөючеләренә  чын музыка бәйрәме бүләк итте. Балалар сәнгать мәктәбе укучыларына  сезнең кебек профессионаллар белән аралашу, сездән мастер-класслар алу бик зур тәҗрибә бирде, зур рәхмәт! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев