Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышның өч ансамбле «Йолдызлык»ның зона фестивалендә җиңде

Актаныш районының яшь талантлары «Йолдызлык» республика фестиваленең Мөслимдә узган зона этабында бик тә уңышлы чыгыш ясап Казандагы финал бәйгесенә чакыру алдылар.

Актанышлыларның шатлыклы мизгелләрен уртаклашырга район башлыгы Ленар Зарипов та үзенең ярдәмчеләре белән Мөслимгә Гала-концертка килде. Ленар Рафак улы "Йолдызлык" хәрәкәтен оештыручыларга, күрше районнарның яшь артистларын барлык шартларны тудырып кабул иткән Мөслим районы җәмәгатьчелегенә олы рәхмәтен белдерде, Актаныш данын яклап чыгыш ясаган нәни артистларыбызны мактап киләчәктә дә уңышлар теләде. 

Ә артистларыбыз мактауларга, әлбәттә, бик тә лаек. "Тамчы", "Умырзая", "Ак инеш" ансамбльләре үз номинацияләрендә беренче урынга лаек булдылар һәм "Йолдызлык"ның финал концертларына чакыру алдылар.

Руслан Усманов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев