Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балалар бакчалары арасында «Йолдызлык» нәтиҗәләре

Балалар бакчалары арасында районыбызда “Йолдызлык” 6 зонада үтте. Сайлап алу турында 700 якын бала үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Аларның 240 гала-концертка үтте.

                                     Бүген, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган гала-концерт бик күңелле иде, балаларның шат авазларыннан, аларның илаһи һәм самими җыр-моңнарыннан, дәртле биюләреннән  шау-гөр килде. 

                                      Сәхнә балалар белән балкыды. Барлыгы 45 номер күрсәтелде, 110 лауреат һәм 130 дипломант сәхнә түренә менде, хөрмәтләнде һәм бүләкләнде.
Урыннар авыл балалар бакчалары арасында түбәндәгечә булды:
3 урын – Кәзкәй, Иске Сәфәр һәм Байсар авылы,
2 урын – Киров авылы,
1 урыннар – Яңа Әлем һәм Пучы балалар бакчалары.
Район үзәгендәге балалар бакчалары арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
3 урын – “Ромашка” һәм “Әтәчкәй”,
2 урын – “Каенкай”, "Алтынчәч",
1 урын – “Умырзая” һәм “Тылсым” бакчалары.
                                      Ихлас йөрәктән тәбриклибез сезне, кадерле балалар, талантлы нәниләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев