Бүген Аеш авылы жәмәгать үзәгендә Туган як музее ачылды
Музейны ачу тантанасында мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашты.
Бүген, 3 февраль көнне, Аеш авылында Туган як музее ачылды. Аны оештыруга Миләүшә Фәнис кызы Сафиуллина мәдәният үзәге директоры һәм Аеш авыл халкы күп көч куйган.
Музейда авыл тарихы, җирлекнең күренекле кешеләре турында мәгълүмат, авыл тормышында элекке елларда төп эш кораллары саналган кулланма - әсбаплар урын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев