Бүген Киров авылында Авыл көне узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне күңелле, һәркемнең күңелен җилкетерлек итеп оештыру өчен әзерлекне алдан ук башлаганнар.
Бәйрәм Киров авылына 90 ел тулуга багышланды. 3 команда арасында футбол ярышы да булды. Кайнар учакта коймак пеште, чәй кайнады. Авыл көне уен-көлке, җыр-бию, кайткан кунакларның тәбрикләү сүзләре, тарихны искә төшерү белән үрелеп барды.
Нет комментариев