Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Йолдызлык»та – өметле йолдызлар!

«Йолдызлык» балалалар, яшь талантлар фестивале 23 мәртәбә гамәлгә куела. Елдан-ел аның даирәсе киңәя, яңа йолдызчыклар кабына. Кем белә, бәлки үскәч, уку йортларын тәмамлагач алар да зур сәхнәгә, һөнәри сәнгать юлын сайлап китәрләр.

Район этабында узган кичәге Гала-концерт үзенең масштаблыгы, берсеннән-берсе үзенчәлекле һәм оста куелышлы концерт номерлары белән бик күркәм булды. Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш мәдәният сараеның тамаша залында “алма төшәрлек тә урын юк иде”. Тамашачылар ихлас алкышлады, бала-чаганың күңелле уңыш-казанышлары өчен шатланды.
Патриотик тема, Ватанпәрвәрлек рухындагы чыгышлар аеруча дәррәү изге хисләр белән сугарылды. Милләтләр дуслыгын данлаган номерлар да балкыштай матур булды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде, лаеклыларга Дипломнар, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
1 урын - Мари Суыксу, Чуракай, Байсар мәктәпләре.
2 урын - Яңа Әлем, Иске Кормаш, Татар Ямалы,
3 урын - Теләкәй мәктәбе.
Урта мәктәпләр:
1 урын - Киров һәм Кәзкәйдәге кадет интернат-мәктәбе,
2 урын - Пучы, Иске Сәфәр мәктәпләре.
3 урын - Татар Суыксу мәктәбе.
Район үзәге мәктәпләре арасында, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 1нче санлы Актаныш урта мәктәбе, технология техникумы – барысы да 1 урынны яуладылар. 
ГРАН-ПРИ иясе булып Актанышның 2 санлы мәктәбе танылды. Меңәр мәктәбе "Уңышлы чыгыш ясаучы" буларак бүләкләнде.

Ни хикмәт,  әлеге фестиваль балалар, яшьләр даирәсендә бик популяр, районыбызда хәтта ки 2000 артык яшь талант иясе катнашкан икән. Иң тәүдә әлбәттә, 2 атна дәвамында 6 зонада жюри сайлап алу турында булган. Аннан соң 2 көн эчендә 500 чамасы концерт номерларыннан кичәге зур һәм бик матур Гала-концертка иң сәләтлеләрне салап алганнар.
Фестивальнең Гала-концерты яңа һәм өметле яшь йолдызлар кабызды, аларга чирканчык ясады, аларны күтәрде, хөрмәтләде. Уңышлар сезгә, балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев