Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мохтар Мутин исемендәге театр фестиваленнән безнең фоторепортаж

Мохтар Мутин исемендәге театр фестивале кысаларында жюри 41 сәхнә әсәрен күздән кичергән. Быелгы фестивальдә 250 дән артык райондашыбыз катнашкан.

Авыл мәдәният йортлары драма коллективлары арасында А.Әхмәгатгалиеваның “Бәхет агачы” драмасы өчен 1 урынга Яңа Әлем авылы  үзешчән коллективы,  3 урынга   А. Гыйлаҗевнең “Яра” драмасы өчен Теләкәй  үзешчән коллективы һәм Р. Зәйдулланың “Татарча өйләнү” әсәре өчен Татар Суксуы һәм Мари Суксуы мәдәният  йортлары коллективлары лаек булды.( Жюри тарафыннан 2 урын бирелмәде)

Халык театры коллективлары арасында 1 урын Т. Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясе өчен Иске Богады халык театрына, Ф. Бурнашның “Яшь йөрәкләр”комедиясе өчен Киров халык театрына,  А.Әхмәтгалиеваның “Капка” драмасы өчен Иске Кормаш халык театрына, 2 урын  Т. Миңнуллинның “Мулла” драмасы белән Пучы халык театрына, 3 урын Д. Салиховның “Туй күлмәгем, соңгы бүләгем” драмасы өчен Иске Байсар  халык театрына, И. Юзеевның "Онытылмас бәет" драмасы өчен Сәфәр халык театрына бирелде.

Быелгы фестивальнең үзенчәлеге- спектакльләрдә әтиле-уллы, әниле- кызлы, ирле-хатынлы артистларыбыз катнашкан спектакльләрнең шактый иде. Театр фестивален йомгаклау тантанасында гаилә белән чыгыш ясаучылар аерым хөрмәтләнде. Илебез президенты игълан иткән Гаилә елына менә дигән бүләк булды бу.  Район башлыгы Ленар Зарипов 43 гаиләгә махсус бүләген тапшырды.

Мохтар Мутин исемендәге театр фестиваленнән безнең фоторепортаж.

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев