Бүген Актаныш районы халкы талантлы улын- моңлы тавышлы асыл җырчысын, музыка остазын, бар гомерен татар милләтенә, сәнгатенә багышлаган шәхес- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусинны хөрмәтләде.
Робсон Мирза улын котларга туган төбәге Яңа Җияштәге авылдашларыннан алып республиканың төп сәхнәләрен шаулаткан күренекле җырчы-артистларга кадәр бәйрәмгә килгән иде.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Робсон Мусинны 75 яшьлек олуг юбилее белән котлады, район мәдәнияте һәм сәнгатен үстерүдәге хезмәтен лаеклы бәяләп үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.
0
0
Нет комментариев