Өйдә күңелсез булмаячак: Татарстанның театрлары һәм музейлары онлай режимда эшли башлый
Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларын анонслады
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларын анонслады. Бу хакта ул үзенең Instagramында хәбәр итте.
Татарстан артистлары онлайн-чаралар үткәрү инициативасын тәкъдим итте. Шулай итеп, алар бөтен дөнья буенча сөючеләрне сөендерергә һәм карантиндагы республика халкын хупларга телиләр. Салават Фәтхетдинов онлайн-концертлар сериясен ачты.
Хәзер инициативаны республика музейлары һәм театрлары күтәреп алды.
Афиша ТР Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев