Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр яктылыкка, нурга илтә: Быелгы Мохтар Мутин исемендәге фестивальдә гаилә белән катнашучыларны хөрмәтләделәр

Бүген театр коллективлары арасында берничә айга сузылган Мохтар Мутин исемендәге фестивальгә йомгак ясалды.

Үзенең 40 еллык юбилеен каршылаучы Богады халык театры бүген районыбызның театр сөючеләре игътибарына тагын бер тапкыр Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклен тәкъдим итте. Таныш әсәр булуга карамастан, райондашларыбыз богадылыларның чыгышын йотлыгып тын да алмый карады. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов төрле һөнәр ияләренең эштән соң мәдәният йортына килеп спектакльлгә әзерләнүләрен, чын артистларча рольләрен яратып, күңел биреп башкаруларын батырлык дип бәяләде. Шундый катлаулы чорда халкыбызның бирешмичә, театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше чыннан да батырлык ул.

Сәхнәгә чакырып бүләкләнүчеләрнең 100дән артып китүе куанычлы фал. Арада яшьләрнең дә булуы киләчәккә якты өмет уята. Шуңа да быел оештыручылар "Өмет" номинациясен булдырып дистәләгән балаларны, яшьләрне хөрмәтләде. Гаиләләре белән җиң сызганып спектакльләрдә катнашучыларны да билгеләп үтеп акчалата бүләкләр, дипломнар тапшырылды. 

Быелгы фестивальдә халык театрлары арасында мактаулы беренче урынга Богады, Киров һәм Иске Кормаш халык театрлары лаек булды. Үзешчән театрлар арасында Яңа Әлем театры җиңүгә иреште. Фестивальнең иң яхшы артистлары да Ленар Рафак улы тарафыннан бүләкләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев