Тукай әкиятләре буйлап
Актанышның Мәдәният һәм сәнгать паркын Тукай әкиятләре чолгап алды.
Филиза СӘЛАХОВА
Автор фотолары.
Биредә балалар бакчасы нәниләре өчен мавыктыргыч уен-тамаша оештырылды. Татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның шигъри әкиятләренә нигезләнгән иде ул. “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык”, “Шүрәле”не безнең халыкта тәпи атлап киткән сабыйдан алып, 80-90 яшен тутырган әби-бабайга тикле белә, ярата.
Былтырның Шүрәлегә әйткән тапкыр сүзләрен, “Кызыклы шәкерт”тәге Шәкертнең Акбайга өйрәткән сабагын яттан сөйлибез. Менә шушы әкият геройлары Мәдәният һәм сәнгать паркына җыелдылар да инде.
Әкият-тамашаны Иске Кормаш, Әтәс, Күҗәкә, Адай, Шәрип, Теләкәй, Уразай китапханәчеләре башкарды. Алар, бергә оешып, үз авылларында репетицияләр үткәреп, Актанышка квест-уенга килделәр.
“Ромашка” балалар бакчасы нәниләре чакырылган иде. Тамашачы гына түгел, квест-уенның катнашучылары да булдылар. Шигырь сөйләделәр, әтәч булып кычкырдылар, песи булып мияуладылар, эт булып өрделәр. Аларга ияреп, тәрбиячеләре дә уеннарга кушылды.
– “Татарстанда – җәй” проекты инде берничә ел дәвам итә. Шуның кысаларында төрле кызыклы чаралар үткәрәбез. Үзәк китапханә дә, берничә авыл китапханәчесе бергә җыелып, өч урынның берсендә чара уздыра. Мәдәният паркында, Җиңү паркында һәм Ленин паркында үткәрәбез. Бары тик ачык һавада гына уздырылырга тиешле чаралар болар. Һәрберсе үз тематикасы белән бара. Бер атнада Габдулла Тукайга багышланды. Мондый чаралар, җәй буена сузылып, сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, – диде Актаныш үзәк китапханәсе директоры Галина Имамова.
– “Татарстанда – җәй”
проекты кысаларында, 7 авыл китапханәчесе белән берлектә, Актанышта үткәрелгән “Тукай әкиятләре буйлап” дигән чарага әзерләнеп килдек. Балалар бик теләп катнаштылар. Китапханәчеләр сценарийлар әзерләгән иде. Балалар белән бергәләп Шүрәленең алтын тарагын юлладык. Капчык киеп йөгердек. Кашыкка салып йөгереп, бер чиләктән икенче чиләккә су ташу, табышмакларга җавап табу һәм башка төрле уеннар белән балаларның күңелләрен күрдек. Төрле уеннарда үзләре дә катнашкан балалар бәйрәмнән шат калгандыр. Мондый чаралар дәвамлы булсын. Җәйге чорның кызыклы уеннары аларның күңелләренә кереп калсын. Яллары күңелле булсын, – диде Әтәс авылы китапханәчесе Мәүҗидә Гарипова.
– Район мәдәният йорты каршындагы ял паркында китапханәчеләр тарафыннан оештырылган бәйрәмгә чакырылуыбызга бик рәхмәтлебез. Алдан ук чакырып куйдылар. “Татарстанда – җәй” проекты һәр атна саен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән чарага теләп чыгабыз. Балалар бик сөенеп кайталар. Кайткач шушы уеннарны балалар бакчасында да уйныйбыз. Безгә бик ошый, – дип, “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Хәбибуллина балалар өчен куануын белдерде.
– Авылыбызда да төрле чаралар үткәрәбез. Бүген Актанышның Мәдәният паркында Тукай бәйрәмендә Тукай әкиятләренә сәяхәткә килдек. Мин Шәүрәле булып уйныйм. Бу рольне бик яратам. Шүрәле, чынлыкта, усал образ булса да, балаларны яраткан. Китап укымаганга шундый кыен хәлдә калган. Балаларга теләгем шул, китап укысыннар. Безнең авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Шуңа күрә читтән кунакка кайткан балалар белән эшлибез. Китапханә ачыламы, дип сорап кына торалар, монда килергә яраталар, – диде Адай авылы китапханәчесе Эльмира Муллаянова.
– “Татарстанда – җәй” проекты буенча үтүче чараның балалар өчен файдасы күп, әһәмияте зур. Беренчедән, алар үзләре дә уеннарга тартыла. Әкият геройларын истә калдыралар. Икенчедән, китапка мәхәббәт уяна. Тукай әкиятләре мавыктыргыч булуы белән үзенә җәлеп итә. Мин үзем Былтыр ролен башкарам. Авылыбызда җәй көне балалар күп була. Шәһәрдән кайткан балалар китапханәгә язылалар. Алар белән уйныйбыз, китаплар укыйбыз, иҗади сәләтләрен ачарга тырышабыз. Балалар күп булган саен эшләргә шулкадәр рәхәт, күңелле, – диде Күҗәкә авылы китапханәчесе Ләйсән Акмалова.
Соңыннан Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырын бергәләп башкардылар.
2026 ел – Татарстанда Тукай елы. Ул татар халкының олуг шагыйре тууга 140 ел тулу уңаеннан игълан ителде. Тукаебызның туган көнен 26 апрельдә билгеләп үтсәк тә, шушы датага багышланган чаралар ел буена планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев