Пучы балалар иҗат үзәгенең «Нур Баян» көрәш командасы Арчадан җиңеп кайтты
Пучы балалар иҗат үзәгенең «Нур Баян» командасы Арча шәһәрендә Искәндәровлар гаиләсе призларына Арча муниципаль районының ачык беренчелегеннән җиңүләр белән кайтты.
20 май көнне Арча шәһәрендә Искәндәровлар гаиләсе призларына Арча муниципаль районының ачык беренчелеге уздырылды. Ярышта 8 районнан 165 яшь көрәшче көчен сынады. Әлеге республикакүләм ярышта Пучы балалар иҗат үзәгенең "Нур Баян" командасы катнашып җиңүләр белән кайтты.
Үз авырлык үлчәүләрендә Шәйхетдинов Сәид 1 нче, Шәмсиев Ильяс 1 нче, Хөснетдинов Рөстәм 3 нче урыннарга ия булдылар!
Бу хакта Пучы балалар иҗат үзәге директоры Ләйсән Газизова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев