Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Аккүз мәктәбе коллективының тәҗрибәле укытучы белән очрашу кичәсе

Даими авторыбыз, Аккүз мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Розалия Җәмиловадан чираттагы хат килеп иреште.

29 сентябрь көнне Аккүз авыл клубында «Сөн буенда үстем, мин дә» дип аталган очрашу кичәсе булып узды. 

Очрашу, Сөн буенда үсеп, хәзерге вакытта гүр иясе булган авылдашыбыз, Рузил Фазлыевны искә алу белән башланып китте. Аның шигырьләре укылды, җырлары тыңланды. Бәйрәмгә мөгаллимә, шагыйрә, «Актаныш-информ» мөхәррияты каршындагы «Агыйдел дулкыннары» әдәби иҗат берләшмәсе әгьзасы — Фәймә Фазул кызы Зәйнуллина килгән иде. Фәймә апа шагыйрә генә түгел, тәҗрибәле укытучы да. Ул үз тормышы һәм иҗаты хакында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, үзенең китаплары белән таныштырды. Кичә искиткеч күңелле булды. Күп кенә укучыларыбыз шагыйрәне беренче тапкыр күрделәр. Шагыйрә белән аралашу дөньяга карашларын тирәнәйтте, шигьрият дөньясының серләрен ачты. 

Очрашудан һәр укучы үзенә бик зур рухи байлык алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев