Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш районы педагоглары хөрмәтләнде (исемлек)

Озак еллар яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге тырыш, нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актанышның 1 нче мәктәбенең технология укытучысы Дилшат Сәгыйт улы Мөхәмәдиевкә "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде. Озак еллар яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш башлангыч мәктәп-бакчасының башлангыч сыйныф укытучысы Ания Хасип...

Озак еллар яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге тырыш, нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актанышның 1 нче мәктәбенең технология укытучысы Дилшат Сәгыйт улы Мөхәмәдиевкә "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.
Озак еллар яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш башлангыч мәктәп-бакчасының башлангыч сыйныф укытучысы Ания Хасип кызы Мусина, Татар Суыксуы урта мәктәбенең технология укытучысы Ирек Рифкат улы Латыйпов, Татар Ямалы мәктәбенең география укытучысы Илүзә Рәхимҗан кызы Гыйльманова, Актаныш технология техникумының һөнәргә өйрәтү мастеры Нурсил Фирдәвис улы Мөхәммәтдинов - Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе, Әтәс мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Дәния Әхтәм кызы Фатыйхова - Татарстан Республикасы "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Актанышның 1 нче мәктәбенең физик культура укытучысы Рөстәм Фәрит улы Ялалов, Актаныш технология техникумының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мөршидә Әүхәди кызы Гыйльфанова - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Альбин кызы Нурыева, Актанышның 2 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Дамир кызы Борһанова, Актанышның 1 нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зита Индус кызы Шәрипҗанова, Актанышның 1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Рәфис кызы Сабирова - муниципаль район башлыгының Мактау кәгазе, Актанышның 1 нче мәктәбенең химия укытучысы Эльвира Фәнис кызы Вәлиева, Иске Сәфәр мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Чулпан Зөлфәт кызы Гыйлмуллина, Чуракай мәктәбе директоры Рамил Җәмигнур улы Сәлахов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев