Актаныш мәктәпләре укучылары аграр югары уку йортлары олимпидасында җиңде
16 май көнне Казан шәһәрендә, фән һәм техника өлкәсендә кече предприятиеләрне үстерү фонды тарафыннан, кечкенә шәһәрләр һәм авыл мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен оештырылган «АгроНТРИ -2024» бөтенрәсәй конкурсының регионара этабы узды.
Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе укытучылары һәм студентлары укучылар өчен төрле юнәлештә практик эшләр үткәрде. Конкурс бик кызыклы, балаларга киләчәккә һөнәр сайларга ярдәм итү максатыннан да оештырыла торгандыр мөгаен. Укучылар иң беренче сайтта регистрация үтәләр, аннан кураторлар тарафыннан лекцияләр, видеолар, күп төрле күрсәтмә материаллар җибәрелә. Читтән торып укыла торган бу этап, чикләнгән вакытта тест эшләу белән тәмамлана. Югары баллга тапшыручылар Казанга регионара этапка катнашу хокукы ала.
Актаныш беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Миргалимов Ленар–АгроВЕТ (җитәкчесе Валиева Алсу Риф кызы), 6 нчы сыйныф укучысы Галимҗанов Раил –АгроРОБОТ(җитәкчесе Ямалов Филарис Фанис улы), Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатның 8 нче сыйныф укучылары Валиева Алинә - АгроБИО (җитәкчесе Валиева А.Р.), Ямалов Азамат- АгроКОПТЕР, 6 нчы сыйныф укучысы Ямалова Азалия- АгроРОБОТ (җитәкчеләре Ямалов Ф.Ф.), Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Вахитов Ислам, Погосян Эмиль- АгроРОБОТ, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Сабиров Искәндәр, Аюпов Ильназ- АгроРОБОТ, Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Шакиров Гадел - АгроРОБОТ, Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Актаныш икенче санлы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Солтангараев ул Самат – АгроРОБОТ(җитәкчеләре Даутов Айнур Хәниф улы) юнәлешләрендә белемнәрен сынап кайттылар. Укучыларга регионара этап лауреаты дипломнары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Алсу Вәлиева, Актанышның беренче санлы мәктәбе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев