Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш районы укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада призер булдылар

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләделәр. Актаныш районыннан Арсланова Энҗе һәм Шакирова Лиана призерлар буларак хөрмәтләнделәр.

 

        Быел олимпиадада Татарстан Республикасыннан – 220,  чит илләр (Казахстан, Кыргызстан, Азербайҗан, Үзбәкстан) укучылары һәм студентлары – 11 кеше; Россия Федерациясе субъектларының мәгариф оешмалары һәм мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары  - 220 кеше, Татарстан Республикасы югары уку йортлары һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары студентлары - 49 кеше катнаша. Районыбыздан да 11 укучы бу мәртәбәле олимпиадада катнашып белемнәрен сынады. Районыбыздан да 11 укучы бу мәртәбәле олимпиадада катнашып белемнәрен сынады.

Алар арасыннан Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы Арсланова Энҗе (укытучысы Ирина Солтанова) һәм Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Шакирова Лиана (укытучысы Чулпан Шәрипова) призерлар булып танылдылар һәм бүләкләү тантанасында хөрмәтләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев