Актанышның икенче мәктәбенең 155 укучысы мәктәп яны лагерьларына тартылган
Укучыларның иң күңелле, иң рәхәт мизгелләре, әлбәттә, җәй айлары белән бәйле. Укулар тәмам, рәхәтләнеп ял итәр вакыт җитте. Ялны да бит күңелле, мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү кирәк.
Моның өчен мәктәп яны лагерьлары иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килә дә инде. Нәрсә эшләргә, көнне ничек уздырырга кебек сорауларга урын да калмый. Барысы да инде уйланылган. Юл күрсәтүчеңә (вожатыйлар булып башлангыч сыйныф укытучылары эшли) ышан, алда сине мавыктыргыч сәяхәт, онытылмаслык каникуллар көтә!
Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның икенче мәктәбе укучылары өчен көтеп алынган вакыт җитте. 1-21нче июнь көннәрен 85 бала мәктәп яны "Олимп" сәламәтләндерү һәм ял, ә 70 укучы хезмәт һәм ял лагерында уздырачак. Лагерьга йөрүче укучылар иртәнге сигездән көндезге бергә кадәр монда була. Бирегә 1-6нчы сыйныф укучылары йөри. Барлыгы 4 отряд оешкан. Көндезге лагерьда белем һәм тәрбия бирү, сәламәтләндерү эшләре берничә юнәлеш буенча башкарыла: сәнгать-эстетика отряды, тимурчылар отряды, хезмәт отряды, сәламәтләндерү отряды, сәләтле балалар һәм спорт отряды. Мәктәптә ял итүче балалар өчен ике тапкыр туклану каралган. Көне буена төзелгән режим да ардырмый: җыр-биюләр, күңел ачу, уен-көлке – барысы да бар монда. Укучылар өчен белем һәм тәрбия бирү чаралары, кызыклы экскурсияләр, ачык һавада мавыктыргыч, интеллектуаль уеннар, төрле мастер-класслар, театр-киноларга йөрүләр оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев