Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Балалар кими- конкурентлык көчәя: Мәктәп директорлары укучыларны ничек җәлеп итү турында уйлый

2022-2023 уку елын районыбыз мәктәпләре 3156 укучы белән тәмамлады.

Укучыларның, ата-аналарның котын алып торган Бердәм дәүләт имтиханнары да уңышлы тәмамланды, инде чыгарылыш укучыларының кулларында аттестатлар, бәйрәмнәр дә бик матур узды.

Актаныш-информИнде мәктәпләр уку елына төрле яклап йомгак ясый, киләчәккә планнар билгели. Бүген мәсәлән, төп гомуми белем бирү йортлары директорлары «Яшьлек» яшьләр үзәге базасында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова белән берлектә үсеш перспективаларын барлый. Актаныш-информ

22 июньдә балалар бакчасы мөдирләре хисап тоткан иде. Моннан ике ел элек балалар бакчалары белем һәм тәрбия бирүдә өстенлекле юнәлеш сайладылар. Беренче елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче педагоглар муниципаль, икенче елда республика, өченче елда регионара дәрәҗәдә үз эшчәнлекләрен таныттылар. Бу ата-аналарга зур мөмкинлек ачты, хәзер алар балаларын кайсы юнәлеш буенча үстерергә тели-шушы бакчага йөртә ала.

Мәсәлән, Актанышның 4 нче санлы балалар бакчасы экология тәрбия бирүне өстенлекле итте. 7 нче балалар бакчасы һөнәр сайлауда өстенлекле, технология техникумы белән хезмәттәшлек оештырды. Пучы балалар бакчасы үз нәниләренә заман таләбе булган финанс грамоталылыгын яшьтән үк төшендерә.

Әлеге эшчәнлек башкалар өчен дә файдалы булды,-ди мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова,- Бакчалар өстенлекле юнәлеш буенча материал туплый һәм башка бакчалар белән дә уртаклашалар. 

Бүген төп мәктәп директорлары 2022-2023 нче уку елына анализ ясаганнан соң узган елгы проблемалар чишелешен, тәкъдимнәр үтәлешен турында да хисап тота. 

Мәктәпләр алдына да өстенлекле юнәлеш сайлау максаты куелды. Чөнки балалар бакчасы мөдирләре әйтүенә караганда, мондый яңалык кертү мәгариф учреждениесе үсешенә бер стимул булган. Мәктәпләрнең дә үзләренә генә хас үсеш стратегиясе булырга тиеш.

Статистикага карасак, балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә балалар саны елдан-ел кими. Димәк, мәктәпләр, бакчалар арасында конкурентлык туа, шундый шартларда педагогик коллективлар балаларны, ата-аналарны үзенә җәлеп итә белергә тиеш, -ди Раниза Митьян кызы.

Гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары тыңлауларда 27 июньдә чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев