Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган укучыларга күпме түләнәчәк?

Быел Татарстанда 315 чыгарылыш укучысы бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырды. Шулай ук 16 укучы - 2 фәннән, 2 укучы 3 фәннән 100шәр баллга тапшырды. Ягъни 200 һәм 300 баллга

Быел Татарстанда 315 чыгарылыш укучысы бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырды. Шулай ук 16 укучы - 2 фәннән, 2 укучы 3 фәннән 100шәр баллга тапшырды. Ягъни 200 һәм 300 баллга. 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Боерыгы нигезендә имтиханнарны 100 баллга тапшырган укучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган. 

 Өч фән буенча бердәм дәүләт имтиханында максималь балл (100) җыйган чыгарылыш укучыларына керем салымын тотуны исәпкә алып, 35 000 сум күләмендә акчалата бүләк бирелә.
Ике фән буенча максималь балл (100) җыйганнарга 25 000 сум түләнә.
Бер фәннән максималь балл (100) җыйган чыгарылыш укучыларына 15 000 сум күләмендә акчалата бүләк каралган.

Искәртеп үтәбез, Актанышта сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Айнур Гыйлаев ике фәннән - математика (профиль) һәм рус теленнән БДИны 100 баллга тапшырды. Сыйныфташлары Илназ Галиев математикадан (профиль) һәм Миләүшә Гыйльметдинова рус әдәбиятыннан, 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе укучысы Рүзилә Гайнетдинова химия фәненнән дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ"