«Бүләк»тән- бүләк белән! (фото, видео)
Бүген «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагереның дүртенче агымы үзенең эшчәнлеген тәмамлады. Аланны ябу тантанасында иң актив укучылар, әйдаманнар һәм лагерь хезмәткәрләре бүләкләнде.
"Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның районыбызда гына түгел, республикада, татарлар яши торган Россия төбәкләрендә абруе зур.
Җәйге каникул вакытында биредә йөзләгән бала ял итеп сәламәтлекләрен ныгытты, рухи яктан баеп, әдәп- әхлакка өйрәнеп, саф татар мохитында тәрбияләнеп өйләренә кайтып китте.
Һәр агым үзенчәлекле итеп оештырылды. Дүртенче агымда ял итүчеләр 5 отрядка бүленеп, Актаныш районында туып-үскән Советлар Союзы Геройлары исемен йөртте. Ябылу тантанасында яңгыраган сөрәннәр дә туган илне ярату, горурлану хисләре белән сугарылган.
Пролог өлешендә балалар әйдаманнары белән бергә илебез чикләрен саклаучы солдат хатын тыңладылар, туган илебез, туган авылыбызның никадәр кадерле, кеше өчен югары кыйммәткә икәнлеге хакында үз чыгышларында күрсәттеләр.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бүгенге тантананы балалар өчен шатлыклы да, моңсу да дип атады:
- Моңсу, чөнки лагерь белән саубуллашасыз, шатлыклы- өйләрегездә сезне әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз, туганнарыгыз көтә. Тиздән укулар башлана, укытучыларыгыз, сыйныфташларыгыз белән күрешәчәксез. Лагерьда вакытта ачылган сәләтләрегезне, белемнәрегезне, тәрбиягезне онытмагыз. Якыннарыгызны кадерләп, хөрмәтләп яшәгез. Чын кешеләр булып үсегез!- диде Дилбәр Миркасыйм кызы.
Дилбәр Әнвәрова балаларның ялын күңелле, нәтиҗәле оештыру өчен фидакарьләрчә хезмәт куйган хезмәткәрләргә- Резеда Нурзашәех кызына, Диана Хәмит кызына, Айнур Инсан улына, Лариса Александровнага район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Лагерь директоры Лариса Константинова исә лагерь тормышында актив катнашып, төрле мавыктыргыч программалар оештырган, үзләрен үрнәк яктан гына күрсәткән укучылар һәм әйдаманнарны хөрмәтләде. Агымның һәр яклап өлгеле дүртенче отряды җиңүче булып танылды. Отряд әгъзалары өйләренә таралыр алдыннан татар халкының иң татлы нигъмәте чәкчәк белән сыйланачак.
Бәйрәм тантанасы күмәк флешмоб һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев