Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Фәрит Мифтахов килде

Актанышка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов килде, аны район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев озатып йөрде. Алар иң элек гимназия укытучылары, биредә белем алучы балалар белән очраштылар. Бу эчкерсез сөйләшү һәркемдә дә бик җылы тәэсир калдырды. Кунагыбыз татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнү, аны саклау, үстерү буенча үз карашын бәян...

Актанышка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов килде, аны район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев озатып йөрде. Алар иң элек гимназия укытучылары, биредә белем алучы балалар белән очраштылар. Бу эчкерсез сөйләшү һәркемдә дә бик җылы тәэсир калдырды. Кунагыбыз татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнү, аны саклау, үстерү буенча үз карашын бәян итте, ерак Таҗикстан, Уфа шәһәреннән, Оренбург өлкәсеннән килгән балаларның фикере белән кызыксынды, һәрберсенә үз киңәшен бирде. Депутатыбызның тормыш юлы бик гыйбрәтле. Фәрит Фәиз улы һөнәри-техник училище тәмамлый, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, "ТАСМА" берләшмәсендә моторист, аннан соң автосервиста слесарь булып эшли. Шуннан соң тормышта үз урынын табып, җитәкче постларга күтәрелә. Ул үз чыгышында: "Сез дә зур максатлар куеп яшәргә тиеш, күбесе үзегездән тора. Татар халкының элитасын булдыру буенча бергәләп эш алып барыйк", - диде. Очрашу ахырында кунагыбыз гимназиягә бүләк алу өчен 10000 сумлык сертификат тапшырды.
Ф.Мифтахов шулай ук Җәмигъ мәчетендә булып, аның эше белән танышты.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев