Яңа Кормаш балалар бакчасында район семинары узды
28 апрель көнне Яңа Кормаш балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга матур әдәбият әсәрләре аша экологик тәрбия бирү” темасына багышланган тәрбиячеләрнең район семинары булып узды.
Семинар кысаларында тәрбияче Нуртдинова Ләйсән катнаш төркем балалары белән “Урман – күп катлы йорт” темасы буенча кызыклы һәм эчтәлекле шөгыль үткәрде. Балалар табигать дөньясы, урман һәм анда яшәүче тереклек турында яңа белемнәр алдылар.
Шулай ук мәктәп-бакча коллективы тарафыннан “Тукай – язның умырзаясы ул” исемле күңел ачу чарасы оештырылды. Чара балаларда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләүгә юнәлтелде.
Семинарда катнашкан тәрбиячеләр һәм район методик берләшмә җитәкчесе Сабирова Э.Р. үткәрелгән чараларны югары бәяләделәр, эш тәҗрибәсен үрнәк дип билгеләп үттеләр.
Мондый очрашулар мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын күтәрүдә һәм тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын үстерүдә зур әһәмияткә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев