Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Илһам алам хезмәтемнән: Бүген районыбызның иҗат итүче педагоглары очрашты

Укытучылар һәм остазлар елы җирлегебезнең мөгаллимнәре, лаеклы ялдагы педагогларына йөз белән борылырга ныклы этәргеч бирде. Күптән түгел районыбызның технология укытучылары табын янында тәҗрибә уртаклашса, бүген иҗат белән шөгыльләнүче мөгаллимнәр «Яшьлек» яшьләр үзәгендә очрашты.

           Күңелләрендәге тәэсир, хис-кичерешләрне мәктәп кысаларында гына калдырмыйча, тагы да киңрәк гавәмгә яңгыратучы шагыйрь, язучы, драматургларыбызның яшь коллегаларына, бүгенге заман укучыларына әйтер сүзләре күп. 

          Иҗатчы укытучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде, киләчәктә дә яшь буынны тәрбияләүдә уртак хезмәт итәргә чакырып, бүгенге бәйрәм белән котлады. 

          Менә алар Актанышның горурлыгы булган шагыйранә күңелле райондашларыбыз- Ләйсән Әминова, Вәзилә Чинаева, Фәймә Зәйнуллина, Әлфия Нуриева, Рәмзия Әхмәтова. Алып баручылар Рәмис белән Чулпан сәхнә түрендә аларны чакырганда һәрберсенең нинди дәрәҗәләргә ирешүен, мактаулы исемнәрен санап үттеләр. Ләкин бүген аларны бер хис- каләм тибрәтү берләштерә. Иҗатчы укытучылар үзләре, иҗатлары белән таныштырдылар, коллегаларына киңәшләрен, үтемле фикерләрен җиткерделәр.

        Кайда иҗат ялкыны, шунда "Актаныш таңнары"! Кичәдә катнашучылар берочтан районыбыз көзгесе "Актаныш таңнары" газетасының икенче яртыеллыган язылдылар. "ТАТМЕДИА" АҖ тарафыннан газета-журналлар, котлау открыткалары белән танышып, сатып та алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев