Казанда «Сәйяр» фестивале җиңүчеләрен ачыкладылар: Актаныштан өч коллектив призлы урыннар яулады
20 майда Казанда Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында XIII «Сәйяр» Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Фестиваль инде 13 нче тапкыр, ә "Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында 2016нчы елдан башлап, 10нчы тапкыр үткәрелә.
Әлеге фестивальнең бүләкләү тантанасында районыбыздан 3 коллектив чакырулы иде. "Алтынчәч " балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәкъдим иткән (җитәкчесе Кадрия Әдһәмова) Абдулла Алишның "Чукмар белән Тукмар" театры мактаулы 1нче урынга лаек булды.
Мари Суксу мәктәбенең Ләйлә Басыйрова әзерләгән мари телендәге "Кәҗә, сарык һәм мәче" театры мактаулы 2нче урын яулады.
Актаныш 2нче урта мәктәбеннән Гөлшат Борханова әзерләгән театр коллективы Т. Миңнуллинның "Кулъяулык" әсәрен сәхнәләштереп, мактаулы 3нче урын яуладылар.
Бүләкләнүчеләргә акчалата премия, ДНС компаниясеннән бүләк карталары тапшырылды.
Афәрин! Котлыйбыз!
Бүләкләнүчеләрне үзебезнең "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә сәламләп чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев