Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясен каршылап: Актаныш районында яңа уку елы алдыннан ике «Үсеш ноктасы» үзәге ачылачак

“Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында Актаныш районы мәктәпләрендә яңа уку елында 10 инновацион цифрлы белем бирү «Үсеш ноктасы» үзәге эшләячәк. Аларның сигезе элегрәк ачылган булса, әлеге уку елында шуларга тагын икәү кушыла.

 

“Үсеш ноктасы” белем бирү сыйфатын арттыруга шартлар тудыра, укучыларның физика, химия, биолгия фәннәрен үзләштерү өчен мөмкинлекләрен арттыра, табигый-фәнни һәм техник юнәлештә өстәмә белем алу мөмкинлекләрен киңәйтә. 

Яңа уку елында Актаныш районы мәктәпләрендә 10 инновацион цифрлы белем бирү үзәге эшләячәк, Такталачык һәм Иске Байсар мәктәпләрендә "Үсеш ноктасы" үзәкләре ачылачак. 

–“Үсеш ноктасы” – ул заманча корылмалар белән яңартылган кабинетлар, химия һәм биология лабораторияләре. Анда махсус белем алган иҗади педагоглар эшли. Цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре барлыкка килгәч, авыл мәктәпләре технологик белем драйверларына һәм аларның заманча үсеш брендына әйләнде, – ди Актаныш районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев