Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Олимпиада көндәлегеннән: Актаныш районының 9 укучысы рус теленнән призер булды

Рус теле фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында 9 укучыбыз призер булды.

              Актанышның 1 санлы мәктәбенең 7 сыйныйф укучысы Миргалимов Ленар (укытучысы Могътазирова Әлфия Азат кызы), гуманитар гимназиянең 8 сыйныф укучылары Шакирова Лиана (укытучысы Шәгъзәмова Энҗе Фирдәвис кызы), Маликова Азалия (укытучысы Рафикова Резеда Шамил кызы), 9 сыйныф укучысы Хәернасова Алинә (укытучысы Шәгъзәмова Энҗе Фирдәвис кызы), 10 сыйныф укучылары Гарифуллина Руфина, Зарипова Алинә (укытучылары Гыйльфанова Изалия Изаил кызы), Актанышның 2 санлы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гомәрова Ләйсән (укытучысы Миркасимова Фирүзә Сайхочәй кызы), 10 сыйныф укучысы Фәтхуллина Адилә (укытучысы Белоусова Мәүлидә Идрис кызы), Пучы мәктәбе укучысы Исламова Алинә (укытучысы Шәрифуллина Ангелина Вячеславовна) призер булдылар!

        Укучыларны, укытучыларны, мәктәп коллективларын, 1нче санлы мәктәп җитәкчесе Резеда Тимергази кызын, гуманитар гимназия җитәкчесе Венера Хәммәтнасыйх кызын, 2нче санлы мәктәп җитәкчесе Айзат Салихҗан улын, Пучы мәктәбе җитәкчесе Алсу Рәшит кызын котлыйбыз хәм алга таба да уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев