Өлкәннәргә ихтирам йөзеннән
Мөгаллимә Альбина Петровадан редакциябез почтасына бик җылы эчтәлекле хат килде.
Такталачык мәктәп-интернатында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне чакырып хөрмәтләдек- укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәттек һәм чәй өстәле янында җанлы әнгәмә, хатирәләр уртаклашу тәэмин иттек.

Мәктәбебез директоры Наилә Хаҗиева үзенен котлау чыгышында өлкәннәребезгә ихлас рәхмәтләрен җиткерде, саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләде.

Белем йортыбызда озак еллар укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшәгән лаеклы ялдагы хезмәттәшебез Рәйсә Хәнәфи кызы Сибгәтуллина да өлкәннәребезгә, укытучы-тәрбиячеләр коллективына, укучыларга үзенең рәхмәтләрен, ихлас изге теләкләрен җиткерде.

Чәй өстәле янында дәвам иткән аралашу өлкәннәребез хәтерендә күнелле хатирә булып озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев