Пучы мәктәбендә- яңа директор!
Бүген Пучы гомуми белем бирү мәктәбенә яңа директор — математика һәм физика укытучысы Ландыш Нургалиева билгеләнде.
Ландыш Сәяф кызы ТАССРның Актаныш районы Уръяды авылында туган. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган, югары белемле. Элегрәк ул күп еллар Пучы гомуми белем бирү мәктәбен җитәкләде.
Ландыш Нургалиева актив җәмәгать эшлеклесе буларак та билгеле: ул Актаныш муниципаль Советы депутаты.
Ландыш Нургалиевага мәгариф тармагындагы җитәкчелек эшендә яңа һөнәри казанышлар һәм уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев