Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге комиссия «Бүләк» лагереның балаларны кабул итүгә әзерлеген тикшерде

1 июнь- нәкъ тә балаларны яклау көнендә районыбызның «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагере 1 нче ял сменасын башлап җибәрә.

           Бүген район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге комиссия "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның балаларны кабул итүгә әзерлеген тикшерде. Лагерь, нигездә балаларны кабул итәргә әзер, эксперт-җитәкчеләр әйтүенә караганда, куркынычсызлык, санитар-эпидемиологик таләпләрнең барысы да үтәлгән.

            Лагерь җитәкчесе Резеда Шәехова балалар белән эшләячәк хезмәткәрләр коллективының туплануын, аларның медицина  тикшеренүеннән соң гына эшкә кабул ителүен әйтте. Шунысын билгеләп узу кирәк, әйдаманнар Арча педагогия колледжы студентлары булачак. 

        Балалар яшәячәк аерым агач йортлар, 2 катлы корпуста чисталык, тәртип хөкем сөрә. Боларның барысын да Ленар Рафак улы үзе карап-тикшереп чыкты. Соңыннан лагерь җитәкчеләренә киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. 

- Беренче чиратта, балалар иминлеге. Лагерь территориясенә чит кешеләр, чит транспорт керергә тиеш түгел. Балаларның туклануы тиешенчә оештырылсын. Ял вакыты да күңелле, мавыктыргыч булып балаларның исендә калсын,- диде ул. 


              "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның эш тәртибе башка еллардан үзгә- 1 һәм 2 нче сменаларда Россия төбәкләреннән килүчеләр ял итәчәк. Курган өлкәсенең  янгында юкка чыга язган Эчкен (Йолдыз) авылындагы милләттәшләребезгә , Саратов, Мәскәү, Башкортстан республикасы, барысы 7 төбәктән 125 балага квота бирелгән.

          Үзебезнең Актаныш районы малайлары һәм кызлары исә 3, 4 нче сменаларда ял итәчәк. Резеда Шәехова  лагерьга бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балалары кабул ителүен әйтте. 

        Лагерь территориясен тәүлек әйләнәсе видеокүзәтү яздырып бара, сак хезмәте эшли. Янгын  куркынычсызлыгы, башка иминлек чаралары буенча тикшерүләр даими уздырылып торачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев