Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Соңгы кыңгырау- 2023: Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядән безнең репортаж

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат - районыбызның, гына түгел республикабызның иң данлыклы, шөһрәтле уку йорты.

           Бүген әлеге мәртәбәле белем учагын тәмамлаучы укучылар гимназия белән саубуллашты, унберенчеләр өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

  

            Гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова 2022-2023 нче уку елының гимназия коллективы өчен уңышлы булуын билгеләп үтте. Гимназистлар дөнья, россиякүләм фән олимпиадаларында  җиңүләр яулаганнар. Бу укучылар, укытучыларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Киләчәктә мәртәбәле олимпиадаларда җиңүче укучыларга 100 әр мең сумлык акчалата бүләкләр тапшырылачак. 

- Чыгарылыш сыйныфы укучылары дәүләт имтиханнары алдында. Имтиханнар 26 майда башлана, соңгы имтихан көне 20 июньдә. БДИ укучылар өчен зур сынау ул. Гимназиянең данлы исеменә тугры калып югары балларга тапшырырсыз дигән ышанычта калам. Укучыларга да, укытучыларга да уңышлар, әти-әниләргә түземлек телим,- диде Венера Хәммәтнәсыйх кызы, шулай ук үз чыгышында укытучылар коллективына авыр хезмәтләре өчен рәхмәтен  белдерде.  

       

         Гимназиянең Соңгы кыңгырау бәйрәмендә район башлыгы Ленар Зарипов катнашты,  укучыларга, мәктәп коллективына иң изге теләкләрен әйтте. Укучыларның киләчәктә Актаныш горурлыгы булып яшәүләрен теләде. 

-Кая гына барсагыз да үзегезнең Актаныш районыннан икәнлегегезне онытмагыз. Сезнең хакта ул-  Актанышта үскән, Актанышта укыган дип горурланып әйтерлек булсын. Тормыш катлаулы, әмма гаилә, мәктәп биргән тәрбия нәтиҗәсендә аларны җиңеллек белән үтеп чыгарсыз. Хөрмәтле укытучылар! Сезнең эшегез катлаулы да, мактаулы да. Тәрбия  һәм бирү белем бирүдән дә авыррак нәрсә юк. Сезгә фидакарь хезмәтегезгә рәхмәт белдерәм. Бик катлаулы тормышта яшибез. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар, ә сезгә, балалар бу сынауны, бу авырлыкларны үтәргә язмасын. Юлларыгыз ак, кәефләрегез күтәренке, максатларыгыз югары булсын. Хыялларыгыз планлы булса, тормышыгыз фантазия генә булып калмас, ә чынбарлыкка әйләнер.  Бөтен көчегезне биреп, чын кеше булып яшәгез,- дип төпле киңәшләрен әйтте Ленар Рафак улы. 

  Соңгы кыңгырау бәйрәме, чыннан да уку елына йомгак ясый торган чара ул. Укуларында, җәмәгать эшләрендә зур уңышларга ирешкән укучылар бүләкләнде. "Ел укучылары" билгеләнеп хөрмәтләнде.

Район спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров волейбол, бадминтон, шахмат кебек спорт ярышларында актив катнашкан, җиңүләр яулаган укучыларга Рәхмәт хатлары алып килгән иде.

             Унберенчеләрнең сыйныф җитәкчеләре Ирина Альбин кызы  һәм Рөстәм Уел улы киләчәккә юллама биреп теләкләрен җиткерделәр.

 Әти-әниләр өчен дә Соңгы кыңгырау бәйрәме бик истәлекле көн. Ата-аналар комитеты рәисе Илфак Гаянов гимназия җитәкчелегенә, укытучыларга зур рәхмәт хисләрен белдерде.

Реклама

Киләчәктә мондый чараларда татарча милли чыгышларның күбрәк булуын теләде. Актанышта сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиягә нигез салган, аны үстергән элеккеге район башлыгы Энгель Фәттаховка рәхмәт әйтте. Ә балалар- безнең киләчәгебез. Әти-әниләр иң беренче чиратта аларның сау-сәламәт, тәрбияле, белемле булуларын телиләр. Аларның изге теләкләре укучыларны гомер буе озата барсын!

                Чыгарылыш сыйныфы укучылары бәйрәм тантанасын гимназия тормышыннан сурәтләгән кызыклы этюдлар, матур, эчтәлекле җырлар, флешмоб-биюләр белән баетып үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. 

       

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев