Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле – исемлек

Гөлназ Исмәгыйлева татар мәктәпләрендә белем алучылар арасында татар теленнән олимпиадада 175, татар әдәбиятыннан 153 укучы катнашканын әйтте. Татарстанда татар мәктәпләре арасында татар теле һәм татар әдәбиятыннан үткәрелгән республикакүләм олимпиада җиңүчеләре билгеле. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, татар теленнән олимпиадада...

Гөлназ Исмәгыйлева татар мәктәпләрендә белем алучылар арасында татар теленнән олимпиадада 175, татар әдәбиятыннан 153 укучы катнашканын әйтте.
Татарстанда татар мәктәпләре арасында татар теле һәм татар әдәбиятыннан үткәрелгән республикакүләм олимпиада җиңүчеләре билгеле. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, татар теленнән олимпиадада 175, татар әдәбиятыннан 153 укучы үз көчен сынаган.
Гөлназ Исмәгыйлева һәр сыйныфтан берәр укучы җиңүче итеп билгеләнгәнен, югары нәтиҗәләр күрсәткән башкалары призер булганын билгеләп узды.
Татар теленнән:
4 нче сыйныфлар арасында Теләче муниципаль районы Фатыйх Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Адилә Сөнгатуллина җиңү яулаган. Шул ук мәктәптән Айзилә Шаһабиева, Яшел Үзән районы Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе укучысы Зилә Корманова, Яр Чаллының М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучысы Ралинә Солтанова призерлар булган.
5 нче сыйныфлар арасында Казан шәһәре Мәскәү районының Казан федераль университеты каршындагы 2 нче татар гимназиясе укучысы Камилә Камалиева җиңүгә лаек булган. Мамадыш, Саба районнары, Яр Чаллы, Казанның Мәскәү районыннан тагын 4 вәкил призер исемен яулаган.
6 нчы сыйныфлар арасында Әлки районы Шибаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Илзирә Шәрипова җиңүче булган. Әлмәт, Чистай, Мамадыш, Азнакайдан берәр укучыга призер исеме бирелгән.
7 нче сыйныфлар арасында Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе укучысы Алинә Кәримовага тиңнәр табылмаган. Арча. Актаныш, Мамадыш, Чүпрәле, Балтачтан 5 укучы призерлар исемлегендә.
8 нче сыйныфлар арасында Казанның Вахитов районы 27 нче гимназиясендә белем алучы Ләйсән Фатыйхова җиңүгә лаек булган. Яшел Үзән, Яр Чаллы, Кукмара, Менделеевск, Чүпрәледән 5 укучы призер булган.
9 нчы сыйныфлар арасында җиңү бәхете Казанның Киров районының татар телендә белем бирүче 3 нче гимназия укучысы Азат Җәләлиевка елмайган. Казаннан тагын 3 укучы, Актаныш, Минзәлә, Саба, Алабуга, Биектау, Яшел Үзән, Лениногорск, Әлмәт, Апас, Кукмара, Нурлат, Мамадыш вәкилләре - барлыгы 15 укучы призерлар исемлегендә.
10 нчы сыйныфлар арасында Сарман районы Сарман гимназиясе укучысы Ләйсән Мәтҗанова җиңүгә лаек булган. Барлыгы 16 призер - Балык Бистәсе, Кукмара, Әгерҗе, Балтач, Зәй, Әлмәт, Арча, Кайбыч, Бөгелмә, Саба, Теләче, Әлмәт, Чирмешән районнарыннан берәр, Казаннан 3 укучы.
11 нче сыйныфлар арасында Арча районы Ашытбаш урта мәктәбе укучысы Гөлинә Сәлимҗанова җиңүче дип табылган. Тагын 16 укучы призер булган. Алар арасында Арча, Балык Бистәсе, Нурлат, Саба, Алабуга, Әгерҗе, Чистай, Бөгелмә, Буа, Актаныш, Түбән Кама, Балтач, Казан укучылары бар.
Татар әдәбиятыннан:
7 нче сыйныфлар арасында Алабуга районы 1 нче гимназия укучысы Азалия Хәкимуллинага тиңнәр табылмаган. Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбе укучысы Илүзә Нәгыймова, Буа районы Вахитов исемендәге гимназия укучысы Адилә Сыйраева, Саба районы Олы Арташ мәктәбе укучысы Рәзинә Миңнегулова призер исеменә лаек булган.
8 нче сыйныфлар арасында Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Эльвина Галләмова җиңү яулаган. Теләче, Спас, Баулы, Бөгелмә, Әгерҗе, Казан данын яклаган 6 укучы призерлар сафында.
9 нчы сыйныфлар арасында Казан шәһәре Вахитов районы 1 нче татар гимназиясе укучысы Дилә Фаекова иң югары нәтиҗә күрсәткән. Актаныш, Чирмешән, Арча, Балтач, Мөслим, Минзәлә, Бөгелмә, Теләче, Мамадыш, Зәй, Чаллы, Яшел Үзән, Әлкидән 16 укучыга призер исеме бирелгән.
10 нчы сыйныфлар арасында Актаныш районы 1 нче Актаныш урта мәктәбе укучысы Энҗе Габдуллина җиңүче булган. Зәй, Бөгелмә, Саба, Алабуга, Әлмәт, Теләче, Актаныш, Балтач, Түбән Кама, Әгерҗе, Казаннан 16 укучы - призерлар.
11 нче сыйныфлар арасында Саба районы Олы Кибәче урта мәктәбе укучысы Илүзә Газизовага тиңнәр табылмаган. Тагын 18 укучы призер исеменә лаек булган.
Гөллназ Исмәгыйлева олимпиаданың чын татар мәктәпләре укучылары арасында үткәрелгәнен искәртте. "Татар мәктәпләре булган барлык муниципаль берәмлекләрдән катнашучылар булды", - дип белдерде ул.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/13/134980/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев