Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк: Чуракайда танылган шәхесләрне барлыйлар

Районыбызның Чуракай төп белем бирү мәктәбе 2019 елда 100 еллыгын каршылаган бай тарихлы мәктәп.

Әйе, үткәнен белмәгәннең киләчәге юк.

Үткәннәрне кадерләп, алга зур максатлар куеп укыту-тәрбия эшчәнлеген алып баралар биредә. Мәктәпкә килеп керүгә үк ишек алдында бар гомерләрен мәктәп тормышына багышлаган укытучыларның рәсемнәре каршы ала. "Укытучы һәм остазлар " елына багышланган әлеге стендны быел ясап куйганнар.

Мәктәп директоры Дилбәр Нәбиева инициативасы белән мәктәпне тәмамлаган танылган шәхесләрне барлаганнар. Аларның исемнәре мәктәпнең картасына ясалган йолдызлар эчендә хәзер. 

- Чуракай мәктәбе бик күп танылган шәхесләр тәрбияләп чыгарган. Киләчәк буын да аларның исемнәрен белеп үссеннәр, алар кебек булырга омтылсыннар. Алар арасында танылган педагоглар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, эшмәкәрләр бар. Шулай ук шәҗәребезне төзедек. Әти-әниләр, килгән кунаклар, укучылар әлеге шәҗәрәне бик яраттылар. кызыксынып карыйлар,-ди Дилбәр Фәрит кызы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев