Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Хәрби хезмәткәрләрнең балалары түләүсез уку бүлегенә күчү хокукы алачак

Бу карар югары уку йортларында түләүле белем алучыларга һәм укырга керергә ниятләүчеләргә кагыла.

"Мәгариф турында"гы законга Дәүләт Думасы бертавыштан кабул иткән төзәтмәләр нигезендә, Россиянең яңа өлкәләрендә хәрби хезмәт үтә торган ата-аналарның балалары түләүле уку формаларыннан түләүсез уку формасына күчә алачак. Бу хакта "Татар-информ«га Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде.

«Луганск, Донецк, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә хезмәт иткән һәм хезмәт итүләрен дәвам иткән барлык геройларыбызның балалары түләүле укудан бушлай уку бүлегенә күчү хокукы алачак. Хөкүмәт карары 15 августка кадәр чыгарга тиеш, анда бу күчүнең тәртибе билгеләнәчәк», — дип хәбәр итте Айрат Фәррахов.

Бу карар югары уку йортларында түләүле белем алучыларга һәм укырга керергә ниятләүчеләргә кагыла, дип билгеләп үтте ул.

«Әмма укырга керергә җыенучыларга, конкурсны башкача узу өчен, ташламалы режим да бар», — дип өстәде Айрат Фәррахов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев