Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чалманаратта озын гомерлеләр сафы тулылана- Тыл ветераны Мәхмүтҗан Салиховка 90 яшь тулды

Чалманарат авылында яшәүче Мәхмүтҗан абый Салихов бүген үзенең күркәм гомер бәйрәмен-90 яшьлек олы юбилеен каршылады.

Юбилярны истәлекле көне белән Актаныш муниципаль район Советы Аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов тәбрикләде. Районыбыз кунагы Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Ленар Зариповның котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды.

Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов авылда озын гомерлелеләр сафынының тулылана баруын әйтте.Мәхмүтҗан Салихов илебезнең аякка басып килгән вакытында дөньяга килә. Аның балалачагы, үсмер вакыты Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Яшьтәшләре белән бергә Бөек Җиңүне якынайтуда аның да зур өлеше бар. Иген игү, фермаларда терлек карау, гаиләне алып баруда Мәхмүтҗан да башкалардан калышмый, тырыш хезмәтен куя. Ак бабай яшендәгеләр җирлектә дистәгә якын. Аларның барысы да дөньяларның тизрәк тынычланып, батырларыбызның исән-сау туган авылларына әйләнеп кайтуын тели. Чөнки алар сугыш уты кайтавазының байтак елларга кадәр сузылуын үз җилкәләрендә татыган буын.

Өлкәннәребезнең теләге һичшиксез чынга ашар, Яңа еллар илебезгә тынычлык алып килер!

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев