Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

1 апрельдән пенсия артты

1 апрельдән хезмәт пенсияләре Идел буе федераль төбәгендә, 2013 елда 1 пенсионерның керемнәр үсеше индексын исәпкә алып, өстәмә индексацияләнәчәк. Моннан тыш, социаль пенсия күләме арттырылачак. Татарстанда яшәүче 1001 мең чамасы пенсионерның хезмәт пенсиясе 1,7 процентка артачак; 73,5 мең пенсионерның социаль пенсияләре - 17,1 процентка. 1 апрельдән, аерым категория гражданнарына айлык...

1 апрельдән хезмәт пенсияләре Идел буе федераль төбәгендә, 2013 елда 1 пенсионерның керемнәр үсеше индексын исәпкә алып, өстәмә индексацияләнәчәк. Моннан тыш, социаль пенсия күләме арттырылачак.
Татарстанда яшәүче 1001 мең чамасы пенсионерның хезмәт пенсиясе 1,7 процентка артачак; 73,5 мең пенсионерның социаль пенсияләре - 17,1 процентка. 1 апрельдән, аерым категория гражданнарына айлык түләүләр 5 процентка индексацияләнәчәк, бу үзгәреш 365,9 мең татарстанлыга кагыла.
Индексация нәтиҗәсендә, картлык буенча уртача хезмәт пенсиясе күләме 11 мең сум чамасы тәшкил итәчәк.
Шул ук вакытта ел дәвамында гражданнарның пенсия күләме, элеккечә, төбәктә яшәүче пенсионерларның яшәү минимумыннан түбән булмаячак. Татарстан Республикасында 2014 елда пенсионерның яшәү минимумы 5912 сум күләмендә билгеләнгән, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев