14 мартка кадәр көньяк шәһәрләргә самолетлар очмаячак
Росавиация Россиянең көньяк шәһәрләренә очышларны чикләүнең 14 март 3:45 сәгатькә кадәр озайтылуын раслаган.
Шулай итеп, Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-Дон, Симферополь һәм Элиста аэропортларына очышлар вакытлыча туктатып торыла.
Ведомство авиакомпанияләргә пассажирларны башка маршрутлар – Сочи, Волгоград, Минеральные Воды, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортлары аша йөртергә тәкъдим иткән. Алар гадәттәгечә эшли.
Росавиация хәбәр иткәнчә, илнең калган аэропортлары, халыкара аэропортларны да кертеп, гадәттәгечә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев