Бу зур бүләкне әлегә әни кешегә тапшырганнар. Аны суд приставлары рәсмиләштерергә ярдәм иткән.
1 июнь көнне Татарстанда узган “Суд приставлары - балаларга” акциясенең нәтиҗәсе бу. Бу көнне суд приставлары бөтен республика районнарында, алимент түләүдән качып йөргәннәрне барлаган. Рейд нәтиҗәсендә, шактый гына халыкны туры юлга бастырганнар, ә 240 мең сум алимент бурычы булган берәүнең “Ниссан Кашкай” автомобиленә арест салганнар.
5 көн эчендә әлеге бурыч капланмаса, машина элекке тормыш иптәшендә калачак яки бурыч хисабына сатылачак икән.
чыганак: https://kznlive.ru/
Нет комментариев