Көзге миләш — матур гына түгел, файдалы җимеш тә. Аны җыеп, кышка төрле ысуллар белән әзерләп куярга мөмкин.
Миләш вареньесы. 1 кг миләшкә 1,2 кг шикәр һәм 200 мл су кирәк. Җиләкләрне юып, берничә сәгатькә туңдыргычка куярга яки кайнар су белән пешекләргә була — бу ачы тәмен киметә. Су белән шикәрдән сироп әзерләп, миләшне салып, 5–7 минут кайнаталар. Аннары уттан алып суыталар һәм тагын бер тапкыр кайнаталар. Әзер вареньены стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябалар.
Миләш белән алма компоты. 200–300 г миләш һәм 2–3 алма алына. Алмаларны турап, миләш белән бергә стерильләштерелгән 3 литрлы банкага салалар. Өстенә кайнар су агызып, 10–15 минут тоталар. Аннары суны кәстрүлгә агызып, шикәр кушып кайнаталар һәм кабат банкага салалар. Капкач белән ябып, суынганчы җылы итеп төреп куялар.
Миләштән кышкы тәмләткеч. 500 г миләш, 1 алма, 1 лимон һәм 300–400 г шикәр кирәк. Җиләк, алма һәм лимонны иттарткычтан яки блендердан үткәреп, шикәр белән яхшылап болгаталар. Катнашманы суыткычта саклыйлар. Аны чәй янына бирергә яки боткага, коймакка өстәргә мөмкин.
Нет комментариев