Актаныш районы инвалидлар оешмасы әгъзалары өчен оештырылган сәяхәт күңелләрдә җылы хатирәләр калдырды. Аның рәисе Әлфис Шәйхелмәрдәнов һәм ярдәмчесе Нурия тырышлыгы белән мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз киләчәк шәһәре Иннополиска, тарихи һәйкәлләрнең берсе булган Свияжскка барып, күп яңалыклар күреп, матур тәэсирләр белән кайттылар. Барлык сәяхәттә катнашучылар исеменнән оештыручыларга Лилия Вәлиева олы рәхмәтләрен белдерә:
Иннополисның заманча архитектурасы, яңа технологияләр белән бәйле үзенчәлекләре сокландырса, Свияжскның тарихи мохите бөтенләй башка хисләр уятты. Без күп нәрсә белдек, тарихи урыннарны күрдек, экскурсоводның кызыклы чыгышларын тыңладык. Теплоходта йөзү дә сәяхәтнең матур мизгелләренең берсе булды.
Иң мөһиме, юл дәвамында барыбыз да бергә булдык. Аралаштык, җырладык, көлдек, бергәләп чәйләп алдык. Күптән күрешмәгән танышлар белән аралашу, яңа дуслар табу да күңелгә җылылык өстәде.
«Әлфискә һәм Нурия! Сезгә бик зур рәхмәт! Безнең өчен шундый матур чара оештырганыгыз, безгә онытылмаслык эмоцияләр бүләк иткәнегез өчен рәхмәт. Күп нәрсә белдек, тарихи урыннар күрдек, Казанның зурлыгына сокландык. Бергә җырладык, аралаштык, көлдек.
Минем өчен аеруча мөһиме — сез юл буе ярдәм итеп тордыгыз. Коляска белән йөргәндә дә игътибарыгызны кызганмадыгыз, беркайда да ялгыз калдырмадыгыз. Үзебезне һәрвакыт кирәкле һәм кадерле итеп тойдык.
Мондый очрашулар алга таба да күбрәк булсын иде. Бергә-бергә аралашып, ярдәмләшеп яшәргә язсын. Безгә дә мөрәҗәгать итегез: мөмкин булганча ярдәм итәргә, кирәк җирдә катнашырга һәрвакыт әзербез. Безнең оешмада шундый гади, ярдәмчел һәм кайгыртучан җитәкчеләр — Әлфис белән Нуриянең эшләвенә бик шатмын».
Чыннан да, мондый чаралар кешеләргә күтәренке кәеф кенә түгел, яшәүгә көч һәм дәрт тә өсти. Яңа урыннар күрү, аралашу, бер-береңә ярдәм итү кешенең дөньяга карашын да үзгәртә. Алда да бергә-бергә матур очрашуларда, файдалы чараларда күрешергә язсын!
Нет комментариев