Кәзкәйдә 97 яшьлек Зиннур Батталовны хөрмәтләделәр
Бергәләп сөеник

Кәзкәйдә 97 яшьлек Зиннур Батталовны хөрмәтләделәр

Күпне күргән, тормыш тәҗрибәсе зур булган Зиннур Баттал улы бүген дә туган авылының хөрмәтле өлкәннәренең берсе булып яши.

Бүген Кәзкәй авылында гомер итүче иң өлкән авылдашларының берсе — Батталов Зиннур Баттал улы 97 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Ул бүген дә көр күңелле, тормышыннан канәгать булып, улы Галинур абыйның кадер-хөрмәтендә яши.

Зиннур абыйны котларга район хакимиятеннән аппарат җитәкчесе Илшат Рәфит улы Вахитов килде. Ул Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау хатын, район башлыгы Ленар Рафак улының тәбрикләүләрен җиткереп, Зиннур абыйга изге теләкләрен юллады һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Зиннур абыйны гомер бәйрәме белән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин һәм бәрәкәтле көннәр телибез!


Нет комментариев