Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

19 апрель – Актанышта зур өмә

Хөрмәтле актанышлылар! Район үзәге Актанышны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл башкарма комитеты 2014 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр икеайлык уздыру турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде. Ике айлыкның 15 көне узып китте. Әле эшлисе эшләребез шактый: - район үзәгендә, план нигезендә, агачлар утырту һәм...

Хөрмәтле актанышлылар!
Район үзәге Актанышны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл башкарма комитеты 2014 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр икеайлык уздыру турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде.
Ике айлыкның 15 көне узып китте. Әле эшлисе эшләребез шактый:
- район үзәгендә, план нигезендә, агачлар утырту һәм аларны койма белән әйләндереп алу;
- үзебез яшәгән һәм эшләгән урыннарны, урамнарны, су буйларын, йорт, бина тирәләрен, юлларны, бакчаларны чүп-чардан арындыру;
- урамнарда, ягъни йортлар каршында төрле чүп-чарны, ком өемнәрен, төзелеш материалларын, машиналарны, иске техниканы алып бетерү;
- ял паркларын, су чыганакларын, урам юлларын, зиратларны тәртипкә китерү.
Хөрмәтле актанышлылар! Актанышыбызны төзекләндерү, яшелләндерү, чистарту, матурлау максатыннан, 19 апрель көнне зур өмә уздырыла. Шул уңайдан, җирлектәге барлык оешма-предприятие эшче-хезмәткәрләрен, барлык гражданнарны бу өмәдә актив катнашырга чакырам.
Өмә көнне оешма-предприятиеләр билгеләнгән урыннарда эшләячәкләр. Мөмкинлекләре булган барлык гражданнарны җирлектәге зиратларны төзекләндерү-чистарту эшендә катнашырга чакырам. Зиратларда эшләячәк гражданнар үзләре белән тырма, сәнәк, балта, пычкы кебек эш кораллары алып килсеннәр иде.
Бу көнне чүпләрне ташу өчен оешма-предприятиеләр тарафыннан техника куела.
Өмә 8 сәгатьтә башлана.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев